Сеҗе авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашуда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча районы Сикертән авыл җирлеге бинасында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрделәр.

Күчмә кабул итү барышында тиешле сыйфатта товарлар сатып алу һәм хезмәтләр күрсәткәндә җитешсезлекләрне ачыклау, техник яктан катлаулы товарлар сатып алу, товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең җитешсезлекләренә карата таләпләр кую сроклары турында мәсьәләләр каралды. Интернет аша сатып алынган товарларга карата дәгъва белдерү тәртибе һәм сроклары турындагы сораулар кузгатылды.

Катнашучыларга товар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат алырга, төрле конфликтлы ситуацияләрдә үзеңне ничек якларга хокуклы булулары турында җентекләп сөйләделәр. Кулланучылар базарында еш очрый торган хәлләр конкрет мисалларда каралды.

Халыкның кулланучылар белемен арттыру өчен, барысына да «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм мәгълүматлы брошюралар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International