2021 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Күки авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны шәхсән кабул итте.
Товарлар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве, ышанычлы үлчәү җиһазларының кирәклеге турында сөйләштеләр.
Күчмә кабул итү барышында сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле хәлләрдә аларны хәл итү юллары турында да сүз барды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һ. б. нигезләмәләренә аңлатмалар бирелде.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.
Чара барышында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән, төрле файдалы мәгълүмат булган товарлар һәм хезмәтләр турында брошюралар һәм буклетлар таратылды.
Шулай ук күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен дә семинар үткәрде.
Барлык катнашучыларга да Татарстан Республикасы территориясендә битлек режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.