Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе штрафларны вакытында түләргә кирәклеген искә төшерә. Түләнмәгән штрафлары булган оешмаларга алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия бирү, озайту буенча баш тартылачак.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 32.2 статьясындагы 1 өлеше нигезендә (алга таба – РФ КоАП) административ штраф административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан административ штраф салу турындагы карар законлы көченә кергән көннән алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.
Шул ук вакытта административ штраф административ штраф салу турындагы карар законлы көченә кергәнче, административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан тиешле күләмдә түләнергә мөмкин.
Административ штрафны күрсәтелгән вакыт эчендә түләмәү РФ КоАП 20.25 статьясындагы 1 өлешендә каралган, түләнмәгән административ штраф суммасының ике тапкыр артыграк күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җаваплылыкка тартыла.