Кукмара районында ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

2021 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында 2021 елның 10 аенда этил спиртын һәм алкогольле продукцияне законсыз җитештерүне һәм әйләнешен кисәтү буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.

Утырыш Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Арсланова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров катнашында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Ханафина рәислегендә узды. Анда районның ведомство хезмәтләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

Утырыш кысаларында Кукмара районы буенча алкоголь базарының торышы, 2021 елның 10 ае нәтиҗәләре, алкоголь белән агуланулар, районда алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау эше, Кукмара районы территориясендә «Алкоторг» ҖЧҖ һәм «Белый Кремль» ҖЧҖ тарафыннан башкарылган эшләр турында мәсьәләләр каралды.

Республикада җитештерелгән, шул исәптән районның аерым авыл җирлекләрендә дә, алкогольле продукцияне сатуның сәбәпләрен һәм шартларын ачыклауга аерым игътибар бирелде.

Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча Координация советы утырышы йомгаклары буенча йөкләмәләр исемлеге тикшерелде.

Азакта, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе тәкъдимнәрен исәпкә алып, районның алкоголь базары торышын характерлаучы күрсәткечләрне яхшыртуга юнәлдерелгән бурычлар куелды һәм чаралар эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International