Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Гөлназ Иванова үткәргән киңәшмәдә катнашты. Башкарма комитетның утырышлар залында агымдагы елның 10 аенда алкогольле продукция сату турында сөйләштеләр. Анда контрольлек итүче органнар, «Татспиртпром» АҖ, кибетләр челтәре вәкилләре катнашты. ZOOM режимында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашты.
Киңәшмәдә узган ел белән чагыштырганда район территориясендә алкоголь продукциясен сатуның кимүе турындагы мәсьәләне күтәрделәр, бу, үз чиратында, суррогат хәмер һәм көмешкә куллануны арттыруга сәбәп булып тора, киләчәккә бурычлар билгеләнде.