«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмчел программасын гамәлгә ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда кулланучылар хокукларын яклау буенча хокукый белемнәр һәм практик күнекмәләр булдыру кысаларында «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча ел саен республика Олимпиадасы үткәрелә. Олимпиада гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында оештырыла һәм берничә этапта үткәрелә.
2021 елгы Олимпиада призерлары арасында Казан шәһәре Идел буе районы 139 номерлы гимназиясе укучысы да бар иде: «Кулланучылар белемнәрен алуда активлык һәм максатчанлык өчен» номинациясендә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тантаналы рәвештә 11 «Б» сыйныф укучысы Ксения Шишляевага тапшырылды.
Бүләкләү тантанасын Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Марсель Шаһидуллин уздырды, ул тантаналы шартларда «Кулланучылар белемнәрен алуда активлык һәм максатчанлык өчен» номинациясендә җиңү яулаган призерга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның грамоталарын тапшырды.
Укучыларның нәтиҗәләре - укытучыларның да казанышы. Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Рәхмәт хаты белән тарих укытучысы Илмира Фазылҗанова бүләкләнде.