Кукмара районының Сәрдекбаш авылында гражданнарны кабул итү булды

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

2021 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Сәрдекбаш авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр.

Кабул итүгә якын-тирә авылларда һәм Сәрдекбаш авылында яшәүчеләр килде. Аларны сыйфатсыз товарларны, аерым алганда азык-төлек товарларын сатып алганда кулланучыларның хокуклары, товарга касса чегы булмаганда нишләргә кирәклеге һ. б. кызыксындырды.

Барлык чараларда катнашучыларга «Кулланучы өчен белешмәлек» буклетлары, «Вестник потребителя Татарстана» газетасының чираттагы саны өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International