Түбән Кама территориаль органы белгечләре мәктәп укучылары өчен кулланучылар белемен арттыру буенча чаралар уздыралар. Төп максатлардан тыш, мондый очрашулар уздырганда башка төп бурычларга да ирешелә - бу яшьләр арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау.
7 декабрь көнне Зәй шәһәре икенче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече һәм «ФОРПОСТ «Җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр һәм мәктәп формированиеләренең Зәй территориаль үзәге» МБУ директоры белән очраштылар.
Кунаклар үз оешмалары эшчәнлеге турында сөйләделәр, укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җентекләп җавап бирделәр. Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре үз чыгышын товарларны дистанцион сатып алу темасына, бу өлкәдә законнардагы үзгәрешләргә багышлады. Әңгәмә барышында балаларга банк карталары катнашында алдашуның төп төрләре, интернет аша әйберләр сатып алганда сатучының мәгълүматларына игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Укучыларга артык түбән бәяле товарларга сак карарга киңәш иттеләр. Шулай ук балаларны электрон акча янчыкларын кулланганда, мобиль җайланмалар һәм социаль челтәрләр аша аралашканда сак булырга өндәделәр.
Укучыларда коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыру һәм коррупциягә тискәре караш тәрбияләү максатыннан «Коррупция нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә?» дигән темага әңгәмә кордылар. 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Укучылар белән Коррупция нәрсә ул, аның Россиядә дәрәҗәсе, аның нәтиҗәләре, җәмгыять тормышының төрле өлкәләренә коррупция күрсәтә торган тискәре нәтиҗәләр турында фикер алыштылар.
Шулай итеп, үткәрелгән чаралар укучыларның хокукый белемен һәм әхлакый культурасын формалаштыруга ярдәм итте.