«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 30 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

2022 елның 7 февралендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законына 30 ел тула.

30 ел элек «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы (алга таба – Закон) кабул ителгән көнгә кадәр 2 айдан да кимрәк вакыт калып бара. Закон товарларны (эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү) сатканда кулланучылар һәм җитештерүчеләр, импортерлар, сатучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга сала, товарларның (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сыйфатына һәм куркынычсызлыгына, товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат алуга, агарту, аларның мәнфәгатьләрен дәүләт һәм иҗтимагый яклауга кулланучыларның хокукларын билгели, шулай ук әлеге хокукларны тормышка ашыру механизмын билгели.

Шул уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә юбилей датасына багышланган чаралар үткәрүгә әзерлек буенча эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматов, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова һәм бүлек башлыклары катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар юбилей чараларын үткәрү, шул исәптән бирелгән тема буенча тапшырулар циклын әзерләү, республикада кулланучылар хәрәкәте тарихы турында мәгълүмати җыентык әзерләү, Татарстанда кулланучылар хокукларын яклауга нигез салучыларның фотосурәтләре белән электрон такта әзерләү турында коллегиаль рәвештә фикер алыштылар. Моннан тыш, төбәктә кулланучылар хокукларын яклау системасын ныгыту, аерым алганда, Татарстан Республикасында кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтын булдыру мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International