Чирмешән балалар йортында Хокук мәктәбе узды

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Чирмешән муниципаль районы опека һәм попечительлек бүлеге, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруда ярдәм итү һәм Татарстан Республикасының Кама аръягы зонасының тәрбиягә бала алган гаиләләрен озата бару һәм «Чистай балалар йорты» ДБУ чыгарылыш сыйныф укучыларын интернат аша озата бару буенча белгечләре белән берлектә, Чирмешән муниципаль районының тәрбиягә бала алган гаиләләр Клубы утырышы узды. Ярдәм итү хезмәте белгечләре тәрбиягә бала алган ата-аналарга һәм опекуннарга булган сораулары буенча консультацияләр бирде.

Төп тематикага кагылышлы сораулардан тыш, катнашучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәреннән хокукый мәгълүмат ала алдылар. Белгеч, кулланучылар хокукларын яклау тәртибе «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән билгеләнгәнлеген ассызыклап үтте. Түбәндәге сорауларга җаваплар бирелде: Сыйфатсыз товар (эш, хезмәт) сатып алган очракта нәрсә эшләргә кирәк? Кулланучылар хокукларын яклау турында гаризалар белән мөрәҗәгать итү сроклары нинди? Кулланучылар хокукларын бозган өчен нинди җаваплылык каралган? Кулланучы хокукларын бозганда нинди органнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк?

Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле юнәлешләр буенча белешмәлекләр, буклетлар тарату белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International