Арча районының Наласа авылында халык белән очрашу булды

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

2021 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Наласа авылында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде, анда Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова да катнашты.

Кабул итүгә килгән халыкны кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы сораулар кызыксындырды, аерым алганда: товарны сатып алганнан соң бер атнадан соң сафтан чыкса нишләргә, товарга гарантия срогы турында, алдан түләнгән товарны китереп җиткерү сроклары бозылганда нишләргә һәм башкалар. Кабул итүгә шулай ук сәүдә вәкилләре дә килде, аларны алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр кызыксындырды.

Чарада катнашучыларның барысына да кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының номерлары тапшырылды.

Чара ахырында кабул итүгә килгән гражданнар һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатып семинар-укулар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International