Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең халык куллану товарлары сыйфатын тикшерү бүлеге начальнигы Светлана Груздева «Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре» исеменә лаек булды. «Татэкспертцентр» ДБУ эшләр идарәчесе Юрий Митюшкин «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде.

8 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

Чарада катнашучыларны сәламләп, Алексей Песошин залда мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнгать эшлеклеләре, республиканың эре сәнәгать предприятиеләре, дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре, шулай ук азык-төлек сәнәгате, авыл һәм торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш комплексы, спорт һәм башка тармак вәкилләре булуын билгеләп үтте.

«Намуслы хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт сезгә. Халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм тотрыклы инновацион үсешне тәэмин итүгә юнәлдерелгән юнәлешләр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенең тотрыклы темпларын саклап калырга мөмкинлек бирә», - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Татарстан Республикасында 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы эгидасы астында уза. Бай тарихи үткәне, ачык милли традицияләр, заманча инфраструктура Республика халыкларының дус һәм тату яшәү мохитен формалаштыра.

«Көчле Россия нигезендә - кешеләр иминлеге! Татарстанлыларның иминлеге - безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе, - дип ассызыклады Алексей Песошин. - Сезнең көндәлек хезмәтегез һәм Татарстан Республикасы иминлегенә керткән өлешегез өчен тагын бер кат рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!».

Аннары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International