2021 елда да термосларга, моннан 10-20-30 ел элек булган кебек үк, ихтыяҗ бар. Әйләнә-тирәбездә ни генә булмасын: офиста утырабызмы, бөкедә басып торабызмы, авылда елга янында ял итәбезме – һәрчак кайнар чәй яки кофе эчәргә ихтыяҗ бар. Кышын бу эчемлекләр җылытыла, ә җәен кайнар чәй сусауны яхшы баса. Термос җылыны тота һәм һәр гаиләдә бар, без алардан кечкенәдән үк файдаланырга күнеккән. Термосларга базарда да сорау зур.
Казан базарларында үткәрелгән сораштыру нигезендә, «Үзәк базар», Гвардия урамындагы сәүдә рәтләре («Бакчалар» җәмәгать транспорты тукталышы), Мәүләтов урамындагы сәүдә рәтләре, («Мәүлетов» җәмәгать транспорты тукталышы), физик йогынтыга тотрыклы һәм озак вакыт дәвамында температураны сакларга сәләтле термосларга ихтыяҗ зур – сорашып белешүдә катнашучыларның 70% тан артыгы шулай дип белдерде.
Термос сайлауда аның дизайны да роль уйный, чөнки күпләр аларны бүләк сыйфатында ала – респондентларның 70% ы моңа игътибар итә.
Әлеге аксессуардан даими файдаланучыларның күбесе металлдан эшләнгән термосларны өстен күрә (40%), аннары пластмассадан термослар (35%) - иң экономияле, гади, механик йогынтыларга чыдам, пыяла термослары (25%) - сәламәтлек өчен куркынычсыз, җиңел юыла, температураны озак саклый.
Үз ягыбыздан, термос сатып алганда танылган җитештерүчеләргә ориентлашырга, техник документациягә игътибар итәргә, эшләнмәнең тышкы зыяннар булу булмавына игътибар белән карарга киңәш итәбез.