Кама Тамагы муниципаль районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2021 елның 10 декабре, җомга

2021 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миләүшә Хабибуллова рәислегендә авыл җирлекләре башлыклары, Эчке эшләр министрлыгыннан, районның сәүдә челтәрләреннән килгән вәкилләр катнашында Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча дәүләт сәясәтен үткәрү буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Татарстан Республикасында җитештерелгән алкоголь продукциясе белән тәэмин итүче компанияләр җитәкчеләре катнашты.

Утырыш барышында районның алкоголь базарының торышы, легаль булмаган әйләнешне булдырмау мәсьәләләре каралды. Утырыш нәтиҗәләре буенча, Җәүдәт Әхмәтханов тәкъдимнәрен исәпкә алып, 2022 елга бурычлар һәм  башкаручылар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International