Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында хезмәткәрләрнең балалары һәм оныклары арасында «Без коррупциягә каршы!» дип исемләнгән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган рәсемнәр бәйгесе узды.
Конкурсның максаты - коррупциягә каршы иҗтимагый фикер формалаштыру һәм балаларда иҗади инициативаны үстерү.
Анда Хөснетдинова Розалия, Юсупова Алинә, Гыйльметдинова Рузинә, Йосыпов Данияр, Шәйхиев Инсаф, Шәйхиев Илгиз һәм Шәйхиев Ильяс эшләре тәкъдим ителде. Конкурста катнашучылар бу чарага карата кызыксыну белдерделәр һәм рәсемнәрдә коррупцион моментларга үз карашларын чагылдырдылар. Эшләр кызыклы, бер-берсенә охшамаган булып чыкты. Рәсемнәрдән күренгәнчә, балаларда коррупциягә, явызлыкка карата дөрес гражданлык позициясе формалаштырылган инде.
Коррупциягә каршы тору - бөтен җәмгыять, һәрберебезнең эше.