Азнакайда хокук бозучылар йоклап ятмый

2021 елның 10 декабре, җомга

«Алкоголь» операциясе барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләренең уртак гамәлләре алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законны бозучыларны ачыкланды.

Такси хезмәте күрсәткән шәхси эшмәкәр Ш. ның «Лада Гранта» автомобиле салоныннан 6,7 литр күләмендә алкогольле продукция тартып алынды. Моннан тыш, таксист тарафыннан бер шешә «Усадская хлебная» аракысын сату факты билгеләнгән.

Азнакай шәһәрендә яшәүче башка кеше гражданин Н. үзенең шәхси йортыннан законсыз рәвештә алкогольле продукция сату белән шөгыльләнгән. Хокук бозучының сүзләренә караганда, ул аны Башкортстанда сатып алган, 0,5 литр сыешлы пыяла шешәләрдә 7,5 литр продукция алынган.

Барлык продукция тартып алынды, административ тикшерү алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International