Кулланучылар базарында катнашучыларның хокуклары һәм бурычлары аңлатылды

2021 елның 10 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында яшәүчеләр өчен кулланучылар законнары өлкәсендәге белемнәрне киңәйтү максатыннан чара үткәрде.

Очрашуда катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең бурычлары һәм функцияләре, кулланучылар хокуклары турында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре турында мәгълүмат җиткерелде.

Азык-төлек продуктларын сайлап алу кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде, төргәкләрдә нинди мәгълүмат күрсәтелергә тиешлеге турында сүз барды. Кулланучылар еш очраша торган хәлләр каралды.

Чара барышында барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

Шулай ук кулланучылар базарында катнашучыларның хокуклары һәм бурычлары, товарны ничек дөрес сайларга һәм үз хокуклары өчен көрәшергә кирәклеге аңлатылды. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне судка кадәр һәм суд тәртибендә хәл итү турында мәгълүмат бирелде, шулай ук сатучыга (җитештерүчегә) претензияләр төзү буенча киңәшләр бирелде.

Барлык мөрәҗәгать итүчеләр кулланучылар базары өлкәсендә күп кенә мәсьәләләрне ачучы мәгълүмати брошюралар алдылар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International