10.12.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Биектау районы башкарма комитеты белгече белән берлектә Татарстан Республикасы Биектау районында Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә гражданнарны кабул итте.
КФҮтә кизү торулар, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарга консультацияләр бирү, халыкның хокукый аң-белемнәрен арттыру һәм кулланучылар хокукларын бозу очракларын киметү максатыннан чыгып, килешенгән графиклар буенча уза.
Чара барышында кулланучылар законнары нигезләре, претензия бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, эшләрне башкару (хезмәтләр күрсәтү) вакыты бозылганда гамәлләр тәртибе һ. б. аңлатылды.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат булган түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.