Балык Бистәсе муниципаль районы Шомарбаш авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

10.12.2011 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Балык Бистәсе муниципаль районының Шомарбаш авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Авыл халкы, нигездә, сәүдә өлкәсенә кагылышлы проблемалар буенча консультацияләр алды: сыйфатсыз товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару, сыйфатсыз хезмәт күрсәтү, товар турында тулы булмаган мәгълүмат бирү, гарантия ремонтын үткәрү вакыты һ.б. шулай ук авыл җирлеге белгечләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет-порталы эше турында искә төшереп үтелде, анда әлеге тематика буенча һәрвакыт актуаль мәгълүмат тәкъдим ителә – кулланучының барлык мөһим һәм актуаль бүлекләргә онлайн керү мөмкинлеге бар, мәгълүмат даими рәвештә актуальләштерелә, шулай ук гражданнар үз проблемалары буенча мөрәҗәгать итә яки гамәлдәге законнарны бозу фактлары турында хәбәр итә ала.

Күчмә кабул итү кысаларында Казан территориаль органы начальнигы әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен дә, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

Чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатып буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International