Түбән Кама муниципаль районы территориясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең «Кама Аланы» полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан гражданин тарафыннан шәхси йорттан 0,5 л күләмендә спиртлы продукция сату факты ачыкланды. Эш материалларын төзү барышында сатучы тарафыннан 0,5 литрлы тагын ике шешә тапшырылды. Әлеге факт буенча тикшерү бара. Гражданин үз гамәлен «аракыга акча җитмәгән ирне кызганып, аңа 200 сумга көмешкә саттым», дип аңлата.
14.17.1 статьясы нигезендә, физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап саткан өчен РФ КоАПның «Физик затлар тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз төстә ваклап сату» статьясы буенча, алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләп, утыз меңнән илле мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Штраф билгеләү турындагы карарны Түбән Кама шәһәр суды кабул итәчәк.