Шәле авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Питрәч муниципаль районының Шәле авыл җирлегендә гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде. Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны кабул итү график нигезендә ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча үткәрелә.

Кабул итүгә авыл халкы үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча да консультацияләр бирелде:

* техник яктан катлаулы товарлар сатып алу турында;

* таләпләр кую сроклары турында;

* җиһаз ясау һәм китерү, заказлар үтәү срокларын бозу;

• сыйфатлы товарларны кире кайтару сроклары турында;

• сыйфатсыз товарларга, шул исәптән азык-төлеккә дә таләпләр кую сроклары турында.

Гражданнарга өстәмә рәвештә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының гомуми нигезләмәләре аңлатылды.

Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы начальнигы әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде.

Аларга товарлар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве, ышанычлы үлчәү җиһазларының кирәклеге турында нинди документлар белән раслана.

Һәр этапта агарту эше чараларда катнашучыларга кулланучылар базары өлкәсендә күп кенә мәсьәләләрне ачучы мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасы тарату белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International