14 декабрьдә Түбән Кама шәһәре Прокуратурасында Муниципаль һәм дәүләт структуралары җитәкчеләре катнашында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Ведомствоара эшче төркемнең киңәйтелгән утырышы булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы үз чыгышында Түбән Кама муниципаль районы буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендәге 11 айда башкарылган эш нәтиҗәләрен җиткерде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында» 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләрен үтәү максатыннан чыгып, даими нигездә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклауга, кисәтүгә һәм булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәрә. Марат Солтанов шәһәрдә яшәүчеләрдән сәүдә объектлары: сәүдә заллары, сәүдә җиһазлары юк, хуҗалык итүче субъект турында элмә такталар һәм эш режимы белән җиһазландырылмаган подвал биналарында спиртлы сыеклыклар сатуга кагылышлы шикаятьләргә игътибар юнәлтте. Мондый очракларда проблеманы комплекслы хәл итү зарур.
Эшче төркем утырышы нәтиҗәләре буенча «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 294-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашырганда нәтиҗәле хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән чаралар эшләнде.