Әлмәттә кулланучылар хокукларын яклау буенча республика Олимпиадасында катнашучылар бүләкләр алды

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Әлмәт мәгариф идарәсе методисты Светлана Тулаева һәм Әлмәт шәһәренең 24 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Олимпиадада катнашырга теләк белдергән 14779 укучының 4529ы – Әлмәт территориаль органыннан, ә 1872 се - Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы мәктәпләре укучылары. Иң зур активлыкны 24 нче урта мәктәп, 25 нче урта мәктәп, Кама-Исмәгыйль, Миңлебай һ.б. мәктәп укучылары күрсәтте.

Кулланучылар хокукларын өйрәнергә, алардан файдаланырга өйрәнергә кирәк. Гражданин бу өлкәдә күбрәк белем һәм тәҗрибә алган саен, алга таба үзен күпкә җиңелрәк, уңышлырак һәм ышанычлырак хис итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International