Кыш, Яңа ел бәйрәмнәре, чыршы, Кыш бабай һәм, әлбәттә инде, мандарин кебек атрибутлар белән ассоциацияләнә.
Хәзер - «мандарин бумы», чөнки тиздән Яңа ел. Гомумән, декабрь ае, традиция буенча, Россиядә «мандарин» ае исемен йөртә. СССР чорында Яңа ел табынын җиләк – җимеш белән бизәү катлаулырак булса да, табыннарда нәкъ менә Мароккан, яки Абхазия мандариннары булган. Әмма хәзер дә, иске традиция буенча, халык мандариннарны күпләп сатып ала. Ихтыяҗ бар - кибетләрдә бу кояшлы җимешнең төрле сортларын, төрле тәмлеләрен, төрле акчага табарга була.
Мандарин - тәмле җиләк-җимеш һәм аларны сайлау мөмкинлеге зур: зур һәм кечкенә, якты һәм аксыл төсле, бөтенләй шома – теләсә кайсы зәвыклы кулланучыга туры килә торганнары бар.
Мандариналарны ничек дөрес сайларга? Аларның тәме нинди булыр? Иң татлы мандариналарны ничек сайларга? Бу сорауларга җавапларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре һәм җиләк-җимеш сатучылар бирә.
Мандарин яратучыларның күбесе абхазлар мандарины иң яхшысы дип саный – алар «чит илнекеләр» түгел, ә «үз»ләренеке. Абхазия мандариннары - шактый эре, әмма бер үк төрле түгел, алар дөрес формада түгел, җиләк-җимешләр бер-берсенә охшамаган, бераз йомшак, тигезсез, кабыгыннан җиңел чистартыла.
Кытай җимешләре - бер зурлыкта, бер төстә, яшел таплар булырга мөмкин, матур яшел яфрак белән бизәлгән, кабыгы юка, җиңел чистартыла, тыгыз булырга мөмкин.
Төрек иленнән кайтарылган мандариннарның кабыгы тыгыз була, аны бармак белән генә сытарга мөмкин түгел.
Испан мандарин - эре, ачык кызгылт-сары төстә, аларның тиресе калын һәм җиңел чистартыла. Әчкелтем-татлы, җиләк - җимешләрдә төшләр очрый.
Мароккан мандарины тәмле исе һәм татлы тәме белән аерылып тора. Испания җимешләре калын тиресе, күп санлы төшләре белән «мактана» ала.
Әгәр сез даими рәвештә җиләк-җимеш сатып аласыз икән, сез инде үзегезгә кайсы җитештерүченең товарлары ошаганын яхшы беләсез.
Сатып алган вакытта җитештерүче тарафыннан үлчәнмәгән мандариннарга өстенлек бирегез. Шулай итеп, сез иң яхшы, өлгергән, бозылмаган җимешләрне сайлый аласыз. Тотып караганда, мандарин тыгыз булырга тиеш. Артык йомшак яки артык коры җимешләрне читкә кую яхшырак: беренчесе бозылган, икенчесе тәмсез булырга мөмкин.
Төсе буенча мандарин тигез булырга тиеш, әгәр башка сортлар күздә тотылса, аның кабыгында башка төстәге таплар булырга мөмкин.
Әгәр мандаринны авыз итеп карау мөмкинлеге тудырылса, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз (мәсәлән, базарда). Сатучы сезгә аны мөстәкыйль рәвештә чистартырга мөмкинлек бирсен, шул вакытта сез мандаринның ничек чистартылуына, сусыллыгына бәя бирә аласыз. Әгәр сезгә тәме ошый икән, калган җимешләрне дә бер үк тартмадан татып караган җимешкә ошатып сайлагыз.
Өлгергән җимешнең кабыгын чистартканда, аның исе бөтен йортка таралачак. Исе булмаган мандарин – дөрес булмаган чыршы уенчыгы кебек сезне сөендермәячәк.
Бары тик өлгергән җимешләрне алырга тырышыгыз, алар баллы һәм татлы булачак.
Нинди җиләк-җимешләрне алырга кирәкми?
- мандаринга бармак белән басып карагыз, әгәр аннан сок чыга икән, димәк ул чери башлаган;
- өлгергән мандаринның кабыгы «тәненнә» җиңел чистартыла;
- еш кына күгәрек эзләре булган мандариннар очратырга була - мондый җиләк-җимешләрне бернинди шартларда да ашарга ярамый. Күгәрек эзе кечкенә генә булса да, ул инде аны тулысынча сырып алган була;
- җимешнең артык йомшак кабыгы транспортировканың дөрес башкарылмаганлыгы турында хәбәр итә – җимешләр туңган булырга мөмкин, димәк, тиз арада чери башлачак;
- эре диск формасындагы мандариннар еш кына әче була;
- киресенчә, зур булмаган, ачык кызгылт-сары мандариннар баллы була;
- җимеш белән кабыгы арасында һава «катламы» булу мандаринның корырак һәм күп санлы төшләре булуына ишарәли.
Клементин – мандарин белән әфлисунның гибрид сорты, ялтырап торган кабыклы, тәме баллы – бик тәмле мандарин.
Һәр декабрь киче мандарин исе белән тулып торсын. Безнең киңәшләр сезгә татлы мандарин сайлаганда ярдәм итәр дип уйлыйбыз.