«Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча 2021 елгы Олимпиада җиңүчесен бүләкләү турында

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Бүген, 2021 елның 20 декабрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча ел саен үткәрелә торган Олимпиадада «Кулланучылар белемен арттыруда үҗәтлек өчен» номинациясендә җиңүчене бүләкләде. Короновирус пандемиясе Олимпиада үткәрүдә үз төзәтмәләрен кертте. Сайлап алу этаплары дистанцион рәвештә узды.

Тантаналы шартларда Яр Чаллы шәһәренең 60 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Ралина Ханнанова бүләкләнде. Җиңүче грамота, бүләк картасы һәм башка кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Руслан Гыйматдинов Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Яр Чаллы шәһәре укучылары «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча Олимпиадада берничә тапкыр җиңүче булдылар.

Яңа казанышлар һәм зур уңышлар, еллык сабырлык һәм үҗәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International