«Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Менә инде берничә ел рәттән Кулланучылар хокукларын яклау буенча Олимпиада үткәрелә, анда 8-11 сыйныф укучылары катнаша. Олимпиада өч этапта үткәрелә. Тәтеш районы укучылары бу чарада ел саен актив катнашалар.

20 декабрь көнне, Тәтеш муниципаль районы активы киңәшмәсе кысаларында, «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика Олимпиадасында җиңүчене бүләкләделәр. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматов катнашты. Үзенең чыгышында ул 2013 елдан 2021 елга кадәр олимпиада нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде, ТР Тәтеш муниципаль районы Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе җиде ел дәвамында олимпиадада актив катнаша һәм мәктәп укучылары төрле номинацияләрдә даими рәвештә җиңүчеләр һәм призерлар була, дип билгеләп үтте.

- Монда мәктәп директоры Расих Шагаевның өлеше зур, - диде Фәннур Хамматов.

2021 елда «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика Оолимпиадасында Алсу Хәярова җиңүче булды. Ул диплом, исемле кубок һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, мәктәп директоры Расих Шагаев Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Олимпиада призерларын бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы начальнигы Рифат Сөнгатуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International