Декабрь аенда Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Коррупция юнәлешендәге җинаятьләр темасы хәзерге вакытта да актуаль булып кала бирә. Чара спикеры тарафыннан статистика да яңгырады: «Татарстанның хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, агымдагы елда зыян күләме 230 млн.сумнан артык тәшкил итә. 100 млн. сумнан артык акча түләү тәэмин ителгән, 800 коррупцион юнәлештәге җинаять ачыкланган — бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19% ка күбрәк, шулай ук дәүләт хакимиятенә һәм хезмәт мәнфәгатьләренә каршы 624 җинаять».
Чара ахырында территориаль органның барлык хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат тапшыру турында искә төшерделәр. Дәүләт хезмәткәрләренең мөлкәт сатып алу һәм сату, банк счетларын ябу вакытында гамәлләрен раслаучы документларны һәм белешмәләрне алдан җыярга кирәклеге турында сөйләштеләр.