Кулланучылар хокукларын яклау буенча республика Олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Белем бирүнең сыйфатының төп күрсәткече - укучының уңышы, көндәшлеккә сәләтлелеге, аның белеменә ышанычы, белемнең төрле өлкәләрендә компетентлыгы. Болар барысы да төрле конкурсларда, олимпиадаларда, интеллектуаль марафоннарда аеруча ачык күренә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе ел саен гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика Олимпиадасын оештыра.

Олимпиада кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне популярлаштыру, уку йортлары укучыларының товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану базары мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнүгә, норматив-хокукый актларны куллана белүгә мотивациясен арттыру, шулай ук бу өлкәдә укучыларның иҗади потенциалын ачуга ярдәм итү, кулланучылар буларак үз хокукларын яклау белән кызыксынуны арттыру һәм актив гражданлык позициясен булдыру максатыннан үткәрелә.

Һәр җиңү, хәтта кечкенә генә уңыш та алга бару, яңа белем үрләрен яулау, җәмгыятьтә үз-үзеңне раслау һәм Ломоносовның «Гыйлем аша бәхетле буласың» дигән сүзләренә ышану теләге тудыра.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы Казан шәһәрендә һәм аның карамагындагы районнарда 2021 елгы Олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы үткәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин имзалары белән:

1. I дәрәҗә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр:

- Виталий Швецовка, Казан шәһәре Яңа Савин районының 146-нчы номерлы Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче «Ресурс» урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 СЭ сыйныфы укучысы;

- Эмилә Рәшитовага, Казан шәһәре Совет районының «Советлар Союзы Герое С. А. Әхтәмов исемендәге 121 нче Лицей» МБМУнең 8 «В» сыйныф укучысы (178 нче Мәгариф үзәге);

2. II дәрәҗә Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр:

- Азалия Алеевага, Казан шәһәре Совет районы 175 нче гимназиясенең 11 «А» сыйныфы укучысы;

3. Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр:

- «Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә казанышлары өчен» номинациясендә - Казан шәһәре Совет районы 169 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 «Б» сыйныф укучысы Руслан Гыйниятовка;

- «Кулланучылар грамоталылыгын күтәрүдә үҗәтлек өчен» номинациясендә Казан шәһәре Вахитов районы 98 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе 9 «Б» сыйныф укучысы Виктория Ивановага;

- «Кулланучылар белемен алуда активлык һәм максатчанлык өчен» номинациясендә Казан шәһәре Идел буе районы 139 нчы Гимназия - мәгариф үзәге 11 «Б» сыйныф укучысы Ксения Шишляевага тапшырылды.

Укучының уңышы - педагог һәм тәрбияләнүченең уртак хезмәт нәтиҗәсе, аларның хезмәттәшлеге, авторлыгы, гомуми иҗади һәм фәнни эзләнүләре нәтиҗәсе.

Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

- Казан шәһәре Яңа Савин районы «Ресурс» аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 146-нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Камил Кәримов;

- Казан шәһәре Совет районы Советлар Союзы Герое С. А. Әхтәмов исемендәге 121-нче номерлы лицейның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсөяр Хәбибуллина;

- Казан шәһәре Совет районының 175-нче номерлы гимназиясе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәл Якупова;

- Казан шәһәре Совет районы 169 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Елена Ахидова;

- Казан шәһәре Вахитов районының 98 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең (татар - рус) тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Евгения Зарубежнова;

- Казан шәһәре Идел буе районы 139 нчы номерлы гимназиясе мәгариф үзәге тарих укытучысы Илмира Фазылҗанова.

Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

- Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Котлы Бөкәш урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Нәкыйф Сәлахиев;

- Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Олы Мәшләк урта мәктәбенең тарих укытучысы Диләрә Заһидуллина;

- Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Рафаэль Гарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International