Кулланучылар хокукларын яклау буенча 2021 елгы Олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында кулланучылар хокукларын яклау буенча 2021 елгы Олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.

Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Арсланова ачып җибәрде:

- Олимпиада безнең республикада тугызынчы ел үткәрелә. Быел Олимпиадада катнашу өчен Татарстан Республикасының 8-11 сыйныфларында белем алучы 14779 укучы гариза биргән. Бу әлеге юнәлеш белән кызыксынуның арта баруы, үсеп килүче буынның активлаша баруы турында сөйли. Укучылар алган кулланучылар белемнәре аларга хезмәт һәм товарларның күптөрлелегендә ориентлашырга, дөрес сайлау ясарга һәм кулланучылар хокуклары бозылган очракларда эш итә белергә ярдәм итәчәк.

Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина Актаныш, Алабуга, Менделеевск районнары укытучыларына һәм 1 нче Гимназия директорына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Дипломнары, Грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Быел Менделеевск муниципаль районы укучылары иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Менделеевск муниципаль районының 1 нче гимназиясе укучысы Нургалиева Р.И. 8-9 сыйныф укучылары арасында җиңүче булды. Менделеевск муниципаль районының 1 нче гимназиясе укучысы Фәразетдинов Д.И. 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Моннан тыш, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелеге тарафыннан Менделеевск муниципаль районының «1 нче Гимназия» МББУгә кубок һәм плакетка - белән бүләкләнде.

Яр Чаллы шәһәре, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга һәм Тукай районнары укучылары түбәндәге номинацияләрдә грамоталар белән бүләкләнделәр:

- «Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдәге уңышлары өчен»,

- «Кулланучылар грамоталылыгын арттыруда үҗәтлек өчен»,

- «Кулланучылар белемнәрен алуда активлык һәм максатчанлык өчен»;

- «Җиңүгә һәм кулланучылар законнарын өйрәнүгә омтылыш өчен».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International