ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов якынлашып килүче Яңа ел белән котлый

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле дуслар!

Менә без балалар да, өлкәннәр дә яратып көтеп алган әкияти һәм могҗизалы бәйрәм бусагасында басып торабыз.

Тиздән яңа 2022 ел килеп җитәчәк!

Яңа ел безгә бары тик яхшы, игелекле эшләр генә алып килсен!

Сезгә иртәгесе көнгә ышаныч, теләкләрегезнең чынга ашуын, финанс иминлеге, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек телим!

Ихтирам белән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International