2022 елның 12 гыйнварында Кукмара районының Олы Сәрдек авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә әйдәп баручы белгеч Илшат Бәдретдинов катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шулай ук кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, үз эшчәнлекләрен Олы Сәрдек авыл җирлеге территориясендә алып баручы сәүдә объектлары сатучылары өчен семинар үткәрелде.
Чара кысаларында сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле хәлләрдә аларны хәл итү юллары турында да сүз барды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре нигезендә аңлатмалар бирелде, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге карарының төп моментларын билгеләп үттеләр. «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучының шундый ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны ремонтлау яки алыштыру чорында түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак вакытлы кулланылыштагы товарлар исемлеген һәм тиешле сыйфаттагы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 2463 номерлы карары һ. б.
Чара барышында мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасына таратылды.