2022 елның 13 гыйнварында Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Баландыш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.
Кабул итү нәтиҗәсендә мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга консультация ярдәме күрсәтелде. Халык тарафыннан сыйфатсыз товар сатып алынган очракта, таләпләр куелу, техник яктан катлаулы товарларга экспертиза үткәрү һәм диагностика үткәрү сроклары турында үзләрен кызыксындырган сораулар бирелде. Анда претензияләр үрнәкләрен һәм күп кенә файдалы һәм кирәкле мәгълүматны табарга мөмкин булган «Кулланучылар хокукларын яклау» Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Интернет сайты булуы турында хәбәр ителде.
Халыкка «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында төрле мәгълүмат булган, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды.