2022 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Арча муниципаль районы Яңа Сала авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу үткәрде.
Әлеге чараның максаты - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында яшәүчеләрнең сорауларын үз вакытында карау. Гражданнарны барыннан да бигрәк ваклап сатуга кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды. Барлык сорауларга да җаваплар бирелде. Шулай ук «Халык контроле» системасы эше турында да искә алынды.
Халыкның кулланучылар белемен арттыру өчен, барысына да «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм файдалы мәгълүмат тупланган брошюралар таратылды.