Кышкар авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2022 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Әтнә районы Кышкар авыл җирлеге бинасында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Мондый очрашулар халыкка кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату мәсьәләләре буенча турыдан-туры хәбәр итү генә түгел, ә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге турында сөйләү мөмкинлеге дә бирә.

Авыл халкына алдан ук кабул итү турында тиешле белдерүләр аша хәбәр ителде, һәм алар билгеләнгән вакытта үзләрен кызыксындырган сораулар белән территориаль орган хезмәткәренә мөрәҗәгать иттеләр. Кабул итү барышында сәүдә өлкәсенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр керде. Барлык сорауларга да гражданнар гамәлдәге законнар нигезендә җаваплар алдылар.

Чарада катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International