Керәш-Сәрдә авыл җирлегендә кулланучылар белемен арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрү турында

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

2022 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Керәш-Сәрдә авыл җирлегендә халыкның кулланучылар белемен арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхсән кабул итү үткәрде.

Чара кысаларында сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу кирәклеге турында да сөйләштеләр.

Халыкка сыйфатсыз товарлар сатып алу, хезмәтләр күрсәткәндә җитешсезлекләрне ачыклау белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде. Моннан тыш, кулланучы тарафыннан товарларның җитешсезлекләренә карата таләпләр кую сроклары, сыйфатлы товарны алыштыру тәртибе һәм башкалар аңлатылды.

Чара барышында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары, товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү буенча төрле мәгълүмат тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International