Арча шәһәренең күп функцияле үзәгенә килүчеләргә консультация үткәрелде

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарны агарту, кулланучыга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең кулланучылар базарында үзләрен ышанычлы хис итәргә, товарлар сатып алуга һәм хезмәт күрсәтүләр заказына җентеклерәк һәм игътибарлырак якын килергә мөмкинлек бирә һәм бәхәсле хәлләр килеп туган очракта «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллануга этәрә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча районы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесе филиалы бинасында гражданнарны кабул итте. Килүчеләр азык-төлек һәм сәнәгать товарлары белән сәүдә өлкәсендә, шул исәптән интернет-кибетләр аша товарлар сату мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алдылар. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының номерлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International