2022 елның 26 гыйнварында Менделеевскида Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов рәислегендә 2022 елда алкоголь базарындагы хәлләрне җайга салу буенча Координация советының беренче утырышы узды.
Киңәшмәдә Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Татспиртпром, Менделеевск РҮХ вәкилләре катнашты.
Киңәшмә кысаларында 2021 елда алкогольле продукция сату йомгаклары, 2022 елга бурычлар, алкогольле продукция сату җирле базарларындагы вәзгыятьне бәяләү күрсәткечләре буенча рейтинг, легаль булмаган алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен контрольдә тоту, тартып алу, административ йогынты чаралары, 2021 елда агуланулар һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Утырышта проблемалы мәсьәләләрне һәм аларны хәл итүнең мөмкин булган юлларын билгеләделәр. Барлык сораулар да аерым контрольгә алынды.