Сайт-агрегат — ул билгеле бер тематика яки бертөрле товарлар турында мәгълүмат җыя торган платформа һәм ул мәгълүматны кулланучыга туплап бирә. Шул рәвешле, төрле сайтлар эзләп, кирәкле мәгълүмат туплау җиңеләя: барысы да бер урында җыелган. Бу кулланучыгавакыт һәм акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә һәм интернетны нәтиҗәлерәк кулланырга мөмкинчелек тудыра. Шулай ук интернет-агрегаторлар мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә җыярга гына түгел, ә компанияләргә яки аерым затларга аны бастырып чыгарырга да мөмкинлек бирә.
Агрегатның уңайлылыгын һәм функциональлеген түбәндәгечә аңлатырга була: ул зур мәгълүмат базасы сайлау мөмкинлеге бирә. Минусларга килгәндә исә, мөмкин булган куркынычларны атарга була. Мәсәлән, маркетплейста заказ биргән товар һәрвакытта да сыйфатлы булачак дигән сүз түгел.
Интернет-агрегаторга товар яки сатучы турында дөрес бирелмәгән мәгълүматлар аркасында зыян күргән өчен җаваплылык кулланучыга йөкләнә.
"Кулланучылар хокукларын яклау турында" Законның 9 статьясы нигезендә, агрегат хуҗасы кулланучыларга үзе һәм сатучы (башкаручы), фирма атамасы (атамасы), урнашу урыны (адресы), эш режимы, юридик затның фамилиясе, исеме, атасының исеме (булса), физик затның индивидуаль эшкуар сыйфатында дәүләт теркәве турындагы язманың Дәүләт теркәү номеры, шулай ук әлеге мәгълүматтагы үзгәрешләр турында хәбәр җиткерергә бурычлы. Агрегат хуҗасы кулланучыларга үзе һәм сатучы (башкаручы) турында мәгълүматны үзенең сайтында һәм (яки) сайтның интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге битендә урнаштыру юлы белән җиткерә. Агрегат хуҗасы сатучы (башкаручы) турында мәгълүматны "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә үзенең сайтында һәм (яки) битендә "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә сатучының (башкаручының) сайтына сылтама аша кулланучыларга җиткерергә хокуклы.
Шул ук вакытта агрегаторны җаваплылыктан азат итү очраклары да каралган. Мәсәлән, әгәр агрегат товар (хезмәт) турында мәгълүматны үзгәртмәсә, ә аны сатучыдан (хезмәт күрсәтүне башкаручыдан) алынган рәвештә бастырса, кулланучының тулы булмаган яки дөрес булмаган мәгълүмат нигезендә товарны сату (яки хезмәт күрсәтү) китергән зыяннарны түләтүу турындагы таләбе турыдан-туры сатучыга (хезмәт күрсәтүчегә) юлланырга тиеш.