2022 елның 7 февралендә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 30 еллыгына багышланган онлайн-конференция үткәрә. Конференциядә кулланучылар хокукларын яклау органнары, кызыксынучы министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Арсланова «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының килеп чыгу тарихы, төп нигезләмәләре һәм гамәлгә ашырылуы турында сөйләячәк.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законында 30 ел эчендә барлыкка килгән үзгәрешләр, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау турында, соңгы елларда товарлар сату Кагыйдәләрендәге үзгәрешләр белән бәйле аерым мәсьәләләр турында, 2020 һәм 2021 елларда кулланучылар хокукларын яклау эшләре буенча РФ Югары судының суд практикасын күзәтү турында мәгълүмат яңгыраячак.