ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе мөфтиятнең Аксакаллар шурасы рәисе белән очрашты

2022 елның 4 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов ТР МДН Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов белән очрашты.

Алар республиканың 100 дән артык кеше яши торган торак пунктларында легаль алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Җәүдәт Әхмәтханов Айрат Әюповны игътибар белән тыңлады һәм торак пунктларда легаль хәмер продукциясен сату нокталары ачылганда алга таба Аксакаллар шурасы рәисенең кисәтүләре һәм тәкъдимнәре исәпкә алыначак дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International