Бүген «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законына 30 ел тула

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

Гражданнарның икътисадый хокукларының төп гарантияләрен билгеләгән Закон базар мөнәсәбәтләре барлыкка килгән катлаулы вакытта кабул ителде. Закон кабул ителгәнче бер ай кала киң колачлы икътисади реформа башланды, бәяләрнең либеральләшүе, сәүдә иреге игълан ителде, бу исә күп кенә кешеләр тормышында яңа этап - эчке базарны азык-төлек һәм сәнәгать товарлары белән тулыландыруга китерде.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон беренче тапкыр кулланучыларның төп хокукларын ныгытты һәм кулланучылар мәнфәгатьләрен эшмәкәрләрнең мәнфәгатьләренә тигезләштерергә мөмкинлек бирде. 30 елдан артык инде бу Закон көн саен практикада үзенең нәтиҗәлелеген һәм тормышта мөһимлеген раслый. Безнең сорашып белешү мәгълүматларына караганда, республикада яшәүчеләрнең күпчелеге (89,4%) кулланучылар хокукларының закон белән яклануын белә.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон «халыкчан» булып кала бирә, чөнки бу баштан ук сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә гражданнарның милек мәнфәгатьләрен яклау өчен язылган бердәнбер норматив хокукый акт.

Шул ук вакытта ул җәмәгать мөнәсәбәтләрендә булган үзгәрешләргә максималь рәвештә туры килергә тиешле яңа нигезләмәләр белән тулыланып кына калмыйча, хезмәт күрсәтүнең аерым өлкәләрендә кулланучылар катнашында хокук мөнәсәбәтләрен җайга салучы махсус законнар да кертеп, яңа норматив хокукый актлар белән даими рәвештә «үсә».

Нәтиҗә буларак, бу Закон хәзерге вакытта кулланучылар хокукларын яклау турында Россия хокукый системасында мөһим роль уйный. Аның сәясәте Россия Федерациясе Конституциясенең 7 статьясындагы 1 өлеше нигезендә «Кешегә лаеклы тормыш һәм ирекле үсеш тәэмин итә торган шартлар булдыруга юнәлдерелгән».

Россия Федерациясе Президенты В.Путин тарафыннан 2017 елда (шулай ук Закон өчен юбилей) 20 дән артык йөкләмә бирелгәннән соң, кулланучылар хокукларын яклауның милли системасын сизелерлек үзгәрткән институтлар үсешенә өстәмә импульс бирелде.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон цифрлы икътисад үсешенә йогынты ясады һәм электрон сәүдә мәйданчыклары (товарлар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат агрегаторлары) эшчәнлеген җайга салды, аларның кулланучыларга карата бурычлары һәм җаваплылыгы белән билгеләп үтте. Законның төп идеяләре чиктәш законнарга һәм кодексларга үтеп керә. Кулланучылар арсеналында гадел хөкемнән файдалануны гадиләштерүче яңа корал – төркем (коллектив) дәгъвасы барлыкка килде.

Кулланучыларның төп хокукларын беркетеп һәм аларны яклау механизмын билгеләп, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон бер үк вакытта кулланучылар хокукларын яклауның милли системасын формалаштыручы федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге хакимият органнары системасын билгели.

Кулланучылар хокукларын яклау буенча республика программасын гамәлгә ашыру буенча Ведомствоара эшче төркем җитәкчесе буларак, хезмәттәшләремне – кулланучылар хокукларын яклау республика системасында катнашучыларны, шулай ук барлык кулланучыларны кулланучылар хокукларын яклау турында Россия Федерациясе законнары барлыкка килүгә 30 ел тулу белән котлыйм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International