2012 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районы Утар Аты авылында территориаль орган компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул иттеләр. Гражданнарны кабул итү, нигездә, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 30 еллык юбилеен билгеләп үтү белән бәйле иде.
Халыкны кабул итү барышында авыл халкыннан интернет-кибеттә товарга заказлар белән бәйле сораулар килеп иреште, чөнки күпләр дистанцион сатып алу ысулын өстен күрә, сыйфатсыз товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында, товарның сыйфаты һәм гомумән күрсәтелгән товарның туры килмәве турында һәм башка сораулар каралды.
Гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату Кагыйдәләре нигезендә хокукларны тормышка ашыру тәртибе аңлатылды. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында искәртеп уздылар.
Чарада катнашучыларның барысына да кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.