2022 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 30 еллыгына багышланган онлайн-конференция булды. Конференциядә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының килеп чыгу тарихы һәм тормышка ашырылуы белән бәйле мәсьәләләр каралды. Әлеге Законда 30 ел эшләү дәверендә булган үзгәрешләр яктыртылды.
Конференция эшендә 80нән артык кеше катнашты, алар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары белгечләре, кызыксынучы министрлыклар һәм ведомстволар, җирле үзидарә органнары вәкилләре бар иде.
Конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе, «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде.
Конференциядә докладлар белән түбәндәгеләр чыгыш ясады:
- Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Арсланова - «Кулланучылар хокукларын яклау турында РФ Законының килеп чыгу тарихы, төп нигезләмәләре һәм тормышка ашырылуы турында»;
- «Кулланучылар хокукларын яклау турында РФ Законындагы 30 ел эчендә үзгәрешләр турында» Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге башлыгы урынбасары Э. М. Портьянова;
- «ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге» ассоциациясенең башкарма директоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Д. С. Романов – «ТКХ өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау турында»;
- Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Ильмир Шәфигуллин - «Соңгы елларда товарлар сату кагыйдәләрендәге үзгәрешләр белән бәйле аерым мәсьәләләр турында»;
- Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге әйдәп баручы консультанты Гүзәл Федорова – «2020 һәм 2021 елларда кулланучылар хокукларын яклау эшләре буенча РФ Югары судының суд практикасын күзәтү турында»;
- Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге әйдәп баручы консультанты Галия Юнусова - «Кулланучылар хокукларын яклау турында РФ Законы кабул ителүгә 30 ел тулу кысаларында кулланучылар арасында сораштыру нәтиҗәләре турында» чыгыш ясады.
«Татэкспертцентр» ДБУ эшләр идарәчесе, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты Юрий Митюшкин соңгы елларда кулланучылар хокукларын яклау милли системасында катнашучыларның эшенә югары бәя бирде.
Конференция ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе, «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» подпрограммасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашучыларны кулланучылар хокукларын яклау турында Россия Федерациясе законнары барлыкка килүгә 30 ел тулу белән котлады.