2022 елның 12 февралендә бөтен ил буенча массакүләм чаңгы ярышлары узды. Чистайда массакүләм спорт чарасы гадәттәгечә «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбенең чаңгы базасы территориясендә узды. «Россия чаңгы юллары» кысаларында узган «Татарстан чаңгы юллары»нда төрле яшьтәге спортчылар катнашты. Дистанциягә мәктәп укучылары, студентлар, предприятие, оешма хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр чыкты.
2022 метр дистанция кемгә дә булса җиңел бирелгәндер. Спорт бәйрәменә килгән күпләр өчен иң мөһиме җиңү түгел, ә бу массакүләм чарада катнашу иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре йөгерештә катнашып призлы урыннар алмадылар, әмма көнне сәламәтлек өчен файдалы һәм күңелле итеп үткәрделәр.