Саба районының Шәмәрдән авылында гражданнарны кабул итү булды

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне даими яктыртып, гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрә. Чираттагы очрашу 2022 нче елның 19 нчы февралендә Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов кабул итте.

Муниципаль берәмлек территориясендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә төп юнәлеш - кулланучыларның законлы хокукларын тормышка ашыру өчен уңай шартлар тудыру, шулай ук аларның үтәлешен тәэмин итү. Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау иң нәтиҗәле ысул булып тора.

Кабул итү барышында халыкка «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе, шул исәптән, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды. Территориаль орган тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International