Яр Чаллы шәһәрендә кабат традицион «Якты кыш» ярминкәсе уза. Мондый ярминкәләр шәһәр халкына һәм кунакларга бик ошый. Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ярминкәдә булдылар, товарларның күптөрлелеген һәм халыкка хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәсен бәяләделәр.
«Мегастрой» сәүдә үзәге мәйданында Россия җитештерүчеләренең товарлары ярминкәсе һәм сату уза. Гадәттәгечә, шәһәр халкы һәм кунаклары үзләренә ошаган сыр, дуңгыз мае, казылык, кондитер әйберләре сортларын татып карый һәм сатып ала алалар. Моннан тыш, ярминкәдә косметика, күн һәм текстиль эшләнмәләренең киң ассортименты - жилетлар, курткалар, сумкалар һәм аяк киеме тәкъдим ителә. Барлык югары сыйфатлы эшләнмәләргә сатып алучылар өчен сайлап алынган товарга ташламалар бирелә. Ярминкә бер генә кешене дә битараф калдырмый, анда булган һәр кеше уңай эмоцияләр ала һәм үзләренә ошаган товар белән китә.
Ярминкә үткәрү территориясендә бүлек белгечләре тарафыннан консультация пункты оештырылды. Ярминкәгә килүчеләр кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга квалификацияле җаваплар алу мөмкинлегенә ия булдылар. Барлык катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга багышланган мәгълүмати белешмәлекләр өләшенде: «Тиешле сыйфатлы товарны алмашуга һәм кире кайтаруга кулланучы хокукы», «Түләүле медицина хезмәтләре күрсәткәндә кулланучы хокуклары», «Кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары» һ.б.