Арча шәһәре мәдәният йортында җирле җитештерүчеләр продукциясенең күргәзмә-дегустациясе булып узды. Күргәзмә барышында һәркем җирле җитештерүчеләр товарларының презентацияләре белән таныша һәм теге яки бу продуктны татып карый алды.
Күргәзмәнең төп максаты - җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итү, кулланучыларны җитештерелә торган продукция белән таныштыру. Мондый күргәзмә-дегустация район халкы өчен генә түгел, ә сәүдә бизнесы һәм товар җитештерүчеләр арасындагы багланышлар өчен дә менә дигән мөмкинлек.
Әлеге күргәзмә елдан-ел байк һәм тулырак үткәрелә. Бал продукциясе, сөт продуктлары, алкогольсез эчемлекләр, кондитер, он, казылык әйберләре һ.б. Һәр предприятие үз стендын оештырган. Әлеге чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре халыкка җирле продукциянең барлык өстенлекләре турында сөйләде һәм кулланучылар хокукын яклау темаларына багышланган буклетлар таратты.