Түбән Көек авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

2022 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Әтнә районы Түбән Көек авыл җирлеге бинасында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Кабул итү оештырылуы турында авыл халкына алдан ук тиешле белдерүләр аша хәбәр ителгән иде, һәм кешеләр билгеләнгән вакытта үзләрен кызыксындырган сораулар белән территориаль орган хезмәткәренә мөрәҗәгать иттеләр. Кабул итү вакытында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сораулар алынды. Гражданнар барлык сорауларга да гамәлдәге законнар нигезендә җаваплар алдылар.

Чарада катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International