Дачный авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

2022 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Дачный авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Товарлар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве, ышанычлы үлчәү җиһазларының мәҗбүрилеге турында сөйләштеләр.

Күчмә кабул итү барышында сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле хәлләрдә аларны чишү юллары турында да сүз барды. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һ.б. нигезләмәләренә аңлатмалар бирелде.

Шулай ук күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International