2022 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районы КФҮ филиалының консультация пунктында гражданнарны кабул итте.
Чара барышында куллану законнары нигезләре, претензияне бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, эшләрне башкару (хезмәт күрсәтү) срокларын бозу очрагында гамәлләр тәртибе һ. б. аңлатылды.
Чараны үткәрүнең төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү.
Чара барышында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары тупланган, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле файдалы мәгълүмат булган брошюралар һәм буклетлар таратылды.